«Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының координацияләү ролендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 2025 елның 13 ноябрендә «конструктив диалог»күчмә чарасы уздырыла.
Проект мәктәп укучылары һәм студентлар арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга, куркынычсызлык һәм психологик сәламәтлеккә ярдәм өлкәсендә күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән. Программа кысаларында лекцияләр, кейс-чемпионатлар, квизлар, практик биремнәр, шулай ук спорт секцияләренең ата-аналары, педагоглары һәм тренерлары белән очрашулар узачак. Спикерлар булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре чыгыш ясаячак.
Эшләүче яшьләрне, мәктәп укучыларын һәм студентларны түбәндәге мәгариф оешмалары базасында узачак чараларда катнашырга чакырабыз:
1. "Кукмара аграр көллияте" ДАҺБУ (9.00 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр),
2. «М. М. Мансуров исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче олы Кукмара урта мәктәбе» МБМУ (12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр)
3. "Кукмараның 4 нче урта мәктәбе" МБМУ (15.30 дан 16.30 сәгатькә кадәр)
4. «Кукмараның 3 нче урта мәктәбе» МБМУ (17.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр ата-аналар, педагоглар һәм спорт секцияләре тренерлары өчен).
Кукмара муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия.
Белешмәләр өчен Телефон: 8(84364)-2-64-06.