Кукмараның "Аргамак" командасы республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясап кайтты

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның “Аргамак” командасы да  катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм үзләренең көчле куллы икәнлекләрен күрсәттеләр. Ләбибә - II, Миннегөл, Зөлфия III урыннарны яулауга ирештеләр.

Ир-атлар арасында барган бәйгедә 75 килограммлы үлчәү авырлыгында Валерий Николаев (Ош.Юмья) II урынны яулады. Шулай ук Валентина Борисова (Кукмара), Геннадий Федоров (Ст.Юмья) командага күп очко китерделәр.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Теләче, Актаныш районнарыннан аз гына калышып безнең команда өченче урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International