Хоккей буенча традицион «Йолдызлар Кубогы» турниры узды

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 8 ноябрендә һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча традицион «Йолдызлар Кубогы» турниры узды. Турнирда Казан шәһәренең «Татарстан Республикасы прокуратурасы җыелма командасы», Казаннан «Чайка», Лаештан «Лаеш ВТС», Сосновка шәһәренең «Витязь», Кукмарадан «ВКХ» командалары катнаштылар.

   Турнирда мактаулы кунак Сергей Столбун –легендар хоккейчы, СССРның спорт мастеры катнашты.

   Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Чайка» командасы алды, икенче урынны «Прокуратурасы җыелмасы» командасы алды, турнирның җиңүчесе булып «ВКХ» командасы танылды. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Айрат Сәйфетдинов, «иң яхшы бомбардир» номинациясендә Таһир Нурмөхәммәтов танылдылар. Кукмара районы УДМС башлыгы Илсур Кашапов призерларга һәм иң яхшы уенчыларга кубоклар һәм призлар тапшырды.

   Турнирның иганәчесе «Кукмара металл савыт-саба заводы»АО булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International