Кукмара киез итек-киез комбинаты егетләре республика бәйгесендә катнашты

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Казан политехника көллиятендә предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшь хезмәткәрләр арасында “Һөнәр буенча иң яхшысы” дигән бәйге узды. Әлеге чарада Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре: 3 разрядлы токарь Артем Ермолаев, 4 разрядлы фрезеровщик Нияз Нәкыйпов, 4 разрядлы элктр-газ белән эретеп ябыштыручы Эдуард Кормильцев, 3 разрядлы слесарь Рөстәм Әхмәтшиннар катнашты. Кукмара районы командасы бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, оештыручылар дипломына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International