29 ноябрь, җомга көнне Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Хезмәт даны” газетасы редакциясенең “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышка иҗатның төрле тармаклары – шигырь, хикәя, мәкалә язучы, видео һәм фотога төшерүчеләр, техник иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр чакырылган иде.