Зур Кукмарага табигать үзенең матурлыгын мулдан биргән

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Туган авылым табигате... Бу җөмләдә күпме матурлык, байлык, әйтеп бетерә алмаслык тирән мәгънә ята. Безнең Зур Кукмара авылына да табигать үзенең матурлыгын, иркенлеген мулдан биргән. Коеныйм дисәң, челтерәп агучы Нурминкәсе, авылны күзәтим дисәң, җиләкле, биек таулары, кырмыскалыгы, тау башында гөмбәле, саф һавасы белән иркәләүче урманы күңелебезне сөендерә.

 Элек-электән авылдашларыбыз әйләнә-тирәдәге табигатьне саклап яшәгәннәр. Әгәр алай булмаса, бу байлыклар безгә кадәр килеп җитәр иде микән, белмим. Минем әтиемдә дә  Ислам бабай кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт тәрбияләгән. Чөнки Нурминкә буенда үсеп утыручы таллар - бабамның истәлеге. Бабай белән әти бу талларны әтием кечкенә вакытта ук алып кайтып утыртканнар. Шуннан соң күпме еллар узган, хәзер алар башларын иеп әкрен генә су агышын күзәтәләр, җәйге эссе көннәрдә үрдәк-казларга күләгә ясап торалар. Әтием, бабаемның хезмәтен дәвам итеп, без - улларын да табигатькә, кешеләргә ярдәм итеп яшәргә өйрәтә. Су буйлары чиста булсын, тагын да яшелләнсен өчен без әле дә агач утыртуыбызны дәвам итәбез. Кая гына барса да, әтиебез агач алып кайтырга тырыша. Инде без шушы соңгы елларда гына да урамыбыз башына 54 юкә, 2 балан, 2 кедр агачы утырттык. Хәтта Казанга аквапаркка баргач та безгә 10 чыршы бүләк итеп кайтардылар. Аларны да утыртырга урын табылды.  Су буен бизәп, урам башыбызны ямьләндереп торалар. Алар арасында инде гөмбәләр, җиләкләр дә күренә башлады. Су буйлары да чистарды.

Әгәр авылыбызда һәрбер кеше берәр агач кына утыртса да,  тирә-юнебез яшелләнер, су буйлары да чүп белән тулмас иде. Авылыбызда табигать чисталыгына, байлыгына кул селтәүчеләр дә бар. Менә шулар аркасында кырмыскалыгыбыз, су, урман буйларыбыз чүплеккә өеменә әверелә бара.

Авылдашларым, әйдәгез, һәр елны яз-көз өмәләргә чыгыйк, ходай биргән шушы байлыгыбызны әрәм итмичә, киләсе буыннарыбызга бүләк итик.

Динислам НӘБИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International