Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының җиде мәйданчыгында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктантлар» белем бирү акциясе узды. Аның максаты-төрле милләт вәкилләре арасында туган телләрне популярлаштыру һәм аларны белү дәрәҗәсен күтәрү.
Акциядә оештыручыларның инициативасын хуплаган 100 дән артык кеше катнашты. Диктант үткәрү күпмилләтле Татарстанның мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген ассызыклады һәм республиканың төп халыкларының тел мохитен үстерүгә өлеш кертте.