2025 елның 15 ноябрендә боз сараенда « Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне»н бәйрәм итүгә һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге һәм ВВ ветераннар Советы оешуга 35 ел тулуга багышланган хоккей буенча турнир узды.Турнирда Кукмара шәһәренең «Динамо», «Олимп», «МЧС», «ВКХ»,Нократ Аланы шәһәренең «Электрон», Сосновка шәһәренең «Витязь» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «МЧС» командасы алды, икенче урынны- «Динамо», турнир призерлары - «ВКХ» командасы булды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Ильяс Әлмөхәммәтов (Динамо), «иң яхшы сакчы» номинациясендә – Марат Нуриев (ВКХ), «иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә-Радик Муллин (МЧС), «кыйммәтле уенчы»номинациясендә Рәмис Фәхретдинов (Динамо) танылды.Призерлар һәм номинантлар медальләр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.