Яшь волейболчыларыбызны «Уржум көзе» төбәкара турнирында көмеш медальләре белән котлыйбыз

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы Шәймәрданов Илмар Тимершәех улын 2013-2014 елларда туган "Уржум көзе" волейбол буенча төбәкара турнирда уңышлы чыгыш ясап, мактаулы икенче урынны алулары белән котлыйбыз.

Бу казаныш команданың тырыш хезмәте һәм югары спорт әзерлеге нәтиҗәсе булып тора. Яшь волейболчыларыбызга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа биеклекләргә омтылырга һәм һәрвакыт тагын да ышанычлырак һәм тизрәк җиңүләргә ирешергә телибез. Алга яңа казанышларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International