Әдәби сәгать “Якташ язучылар иҗатында туган як темасы”

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

19  ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социал ьярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен якташ язучылар иҗатына багышланган «Якташ язучылар иҗатында туган як темасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче якташ язучыларның иҗатлары белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Р.Шәрипов, Р.Фәттахова, Р.Яппарова, М.Мәрданованың шигырьләрен тыңладылар. Ял итүчеләр, якташ композитор И.Зарипов көе,  М.Мәрданова сүзләренә язылган “Гүзәллекне күр әле” дигән җырны видео-язмадан С.Фәтхетдинов башкаруында тыңладылар. Биредә дәваланучы Исмәгыйлова Әнисә, Рафилә Фәттахованың туган якка багышланган шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International