28.10.2025 елдан 03.11.2025 елга кадәр Сосенка лагере базасында беренчеләрдән булып профиль сменасы узды. Ул балачак һәм дуслык бәйрәменә әверелде, балалар лагере территориясендә төрле районнардан килгән 160 баланы берләштерде. Смена җитәкчесе Гүзәл Шакирова һәм вожатыйлар җитәкчелегендә балалар яңа ачышлар һәм якты хисләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Программа «яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла
Профильле смена «Безде коч, безде дэрт, Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы астында узды, яшьтәшләр арасында командалы эшнең һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген ассызыклады. Һәр катнашучы үз сәләтен һәм осталыгын төрле юнәлешләрдә сынап карап ача алды.
Балалар интеллектуаль конкурсларда, спорт ярышларында, театр куелышларында һәм үз-үзләрен иҗади белдерүдә катнаштылар. Әхлакый кыйммәтләрне, бер-береңә булган хөрмәтне һәм коллектив алдында җаваплылыкны ныгытуга юнәлтелгән тәрбия эшенә аерым игътибар бирелде.
Сменаны оештыру ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр тарафыннан югары бәяләнде. Смена башлыгы сүзләренчә: "бу смена укучыларыбызга хәрәкәт белән якыннан танышырга, яңа файдалы күнекмәләр алырга, дуслар табарга һәм үз көчләренә ышанычны ныгытырга мөмкинлек бирде.»