«Тормыш өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында Олы Кукмара белән район үзәк хастаханәсен тоташтыручы юлга капиталь ремонт ясалды. Җәй көне башкарылган эшләр Ике катлам сыйфатлы асфальт җәюне һәм берничә метрга күчерелгән тротуарны яңартуны үз эченә алган.
Ике оешма — Балтач юл идарәсе һәм «Биссан» ҖЧҖ — бер үк вакытта проект өстендә эшләделәр. Ремонтның гомуми бәясе 10 миллион сумнан артып китте, финанслау республика Хөкүмәте тарафыннан бирелде.
Участокта шулай ук велоюл төзелгән, бу сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә.
Фото: Лилия Нургалиева