«Татар кызы» республика конкурсы зона этабы Кукмарада

2025 елның 23 ноябре, якшәмбе

Кукмара Мәдәният йортында «Татар кызы» республика конкурсының зона этабы узды. Бәйге татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм үстерү максатында үткәрелә.

Конкурста Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнары кызлары көч сынашты, үзләренең осталыкларын, уңган-булганлыкларын күрсәтте.

Районыбызны Мәчкәрә авылыннан Таңсылу Рәхимова тәкъдим итте. Таңсылуга — 17 яшь. Ул 11нче сыйныфта укый.

Кызлар үзләре белән таныштырдылар, иҗади номер, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр һәм интеллектуаль уенда сорауларга җавап бирделәр.

Лаеш районыннан Ризәлә Сибгатова, Балтачтан Сиринә Закирова, Кукмарадан Таңсылу Рәхимовалар ярымфиналга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International