Кукмара районының террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Төп игътибар районның мөмкин булган янауларга һәм халыкны, бигрәк тә балаларны һәм яшүсмерләрне яклау буенча өстәмә чараларга әзерлегенә бирелде.
Утырыш барышында:
террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү;
мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә террорчылыкны, экстремизмны һәм буллингны профилактикалау чаралары;
мәгълүмати эшне үстерү һәм сыйфатлы аңлату контенты булдыру;
социаль челтәрләр мониторингын активлаштыру темалары каралды.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә яшьләр арасында профилактик эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча өстәмә дәресләр үткәрергә кушылды.