24 ноябрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Ч. Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары өчен "Минем һөнәри юлым" дигән эшлекле уен үткәрде. Чара мәктәп укучыларында һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллау формалаштыруга һәм булачак белгечлекне аңлы рәвештә сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.