Кукмара районында мөһим вакыйга — «мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлегеачылды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Кукмара районында мөһим вакыйга- «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге ачылды.

2025 елның 25 ноябрендә районда мәдәният һәм социаль өлкә вәкилләрен җыйган ачу тантанасы узды. Чарада игелекле эшләрдә һәм иҗтимагый инициативаларда катнашып район тормышын яхшыртучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Ачылу программасында мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук автономияле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре чыгыш ясады. Аларның һәркайсы волонтерлык практикаларын үстерүнең, яшьләрне һәм районның актив кешеләрен җәлеп итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International