Гомере ак, шигыре ак..

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

26 нчы ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган “Гомере ак, шигыре ак.” дигән әдәби кунакханә үтте.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны татар поэзиясе классигы Х.Туфанның тормыш юлы, иҗаты белән танышырды. Шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язган җырларны аудиоязмада тыңладылар,үзләре дә кушылып җырладылар. Шулай ук килгән кунаклар да Хәсән Туфанның шигырьләрен укыдылар, аның турында үзләре белгән кызыклы фактлар, истәлекләр белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International