Аралашу кичәсе: "Ана күңеленең нуры"

2025 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә "Современница"хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булды. Клубның җитәкчесе В.Г. Пахомова Әниләр көненә багышланган "Ана күңеленең яктысы" исемле аралашу кичәсе әзерләде. Кичә клубта катнашучылар тарафыннан әниләре турында шигырьләр сөйләү белән башланып китте. Аннан соң һәрбер кешенең тормышында әнинең роле, аның чиксез мәхәббәте һәм фидакарьлеге турында күңелне нечкәртерлек әңгәмә башланды. Һәркем шәхси тормышындагы вакыйгаларны искә төшерде, әниләре турында истәлекләр белән уртаклашты. Әниләргә багышланган яраткан әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр  укыдылар,әниләргә багышланган җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International