Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич гражданнарны кабул итте:

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич бүген гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында күп балалы гаиләнең торак шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгатьләр, юлларның торышы һәм үзара салым инициативалары буенча сораулар, шулай ук күрше төбәктән районыбызга мәктәпләрдә эшләү өчен күчеп килүче педагогларның гаиләләрен торак белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

"Мондый очрашулар халыкны турыдан-туры ишетергә һәм аларны борчыган сорауларны оператив рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә. Һәрбер сорау индивидуаль карала - иң нәтиҗәле һәм реаль чишелеш табу мөһим", - дип билгеләде Сергей Димитриевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International