Бүген Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар һәм ярдәм кирәклеген искәртә торган мөһим дата.
Якташларыбыз, авырлыкларга карамастан, спорт, иҗат белән актив шөгыльләнәләр, районның мәдәни тормышында катнашалар һәм үз үрнәкләре белән тирә-юньдәгеләрне рухландыралар.
Район мәдәният йортында бүген шушы көнгә багышланган чара уза. Анда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич та катнашты, һәр кешегә ярдәм һәм ихтирамның мөһимлеген ассызыклады.