Бүген, 9 декабрьдә, без Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә коррупция күренешләренә каршы торуның мөһимлеген һәм хакимият гамәлләрендә ачыклык кирәклеген искә төшерә.
Коррупциягә каршы тору-хокук саклау органнары эше генә түгел. Бу шулай ук җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңын тәрбияләү. Коррупцияне кабул итмәү кечкенәдән формалашырга тиеш — гаиләдә, мәктәптә һәм югары уку йортларында. Безнең һәрберебез гадел һәм үтә күренмәле җәмгыять булдыруга үз өлешен кертә ала.