Бүген Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев икътисадның тотрыклылыгын һәм районыбызның көндәлек үсешен тәэмин итүче эшмәкәрләр белән эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшү эчтәлекле һәм эшлекле булды: агымдагы мәсьәләләр, планнар һәм төп социаль-икътисадый күрсәткечләр турында фикер алыштылар.
Кукмара районы инде өч ел рәттән тотрыклы үсеш күрсәтә. 2025 елда тулай территориаль продукт 25 млрд сумга бәяләнә-бу 10,4% үсеш. Сәнәгать ныгый бара: төяп җибәрелгән продукция күләме якынча 7 млрд сум тәшкил иткән (үсеш — 104%). Авыл хуҗалыгы безнең көчле ягыбыз булып кала бирә: - тулай продукция-12 млрд сумга якын; — тәүлеклек савым-518 тонна; — 11 айда 170 374 тонна сөт җитештерелгән — бу 2840 тимер юл вагоны яки 7100 автоцистерна.
Инвестицияләр актив үсә - аларның күләме 8 млрд сумга җитте. Төзелеш тармагы тотрыклылык күрсәтә: 2025 елда 3,5 млрд сумлык эш башкарылган, 2026 елда инде 5 млрд сумнан артык эш планлаштырылган.
Тормыш дәрәҗәсенең үсеше аерым билгеләп үтелде: 2025 елның гыйнвар–сентябрь айларында уртача хезмәт хакы 62 602 сум тәшкил итте. Шунысы мөһим, түләүләр үз вакытында булырга тиеш — бу үзгәрешсез таләп.
Район башлыгы эшмәкәрләргә территория үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.