Янил авылы мәдәният йортына күренекле шәхес Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде.

2025 елның 13 декабре, шимбә

Янил авылы мәдәният йортына күренекле шәхес Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде. Әлеге вакыйга уңаеннан бинаның диварына истәлек тактасы урнаштырылды.

Истәлек тактасын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, «Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Габделфәрт Шәрәфиевның кызы Гүзәл Габдуллина, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашты. Тантаналы чарадан соң Габделфәрт Шәрәфиев исемен йөрткән мәдәният йортында Камал театры артистлары чыгышы белән концерт-искә алу кичәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International