Кукмара районында "Россиянең Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында Татарстан Республикасында "Ел укытучысы" номинациясендә 4 нче Кукмара урта мәктәбе базасында "Мастер-класс" конкурс сынавы узды.
Конкурсантлар үзара профессиональ хезмәттәшлек ситуациясендә инновацион педагогик тәҗрибәне презентацияләү һәм трансляцияләү өлкәсендә һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Мастер-классларны югары квалификацияле компетентлы жюри бәяләде.