Кукмара Үзәк китапханәсендә бүген истәлекле вакыйга – биредә «Октябрино: тарих еллар һәм кешеләр» китабы һәм Кукмара мөхтәсибәтенә багышланган «Безнең мирас» журналының 12 нче саны тәкъдим ителде.
Әлеге чара — ул гади презентация генә түгел, ә вакытлар аша сузылган хәтер, буыннарны бәйләүче рухи күпер. Китап битләрендә һәм журнал язмаларында Кукмара төбәгенең үткәне, аның күренекле шәхесләре, дин һәм милли кыйммәтләрне саклап килгән кешеләр язмышы чагылыш таба. Бу хезмәтләр туган як тарихына битараф булмаган һәркем өчен кыйммәтле рухи хәзинә булып тора.
Очрашу җылы әңгәмә, фикер алышу, хәтирәләр белән уртаклашу рухында узды.
#НашКукмор #КукморскийРайон