19 декабрьдә «Татарстанда кыш» программасы кысаларында Кукмараның үзәк мәйданында Кукмара районының 95 еллыгына багышланган төп чыршыны ачу тантанасы булды!
Тамашачыларга Кукмара мәдәният йортының иҗат төркеме тарафыннан җырлар, биюләр, әкият геройлары һәм чын тылсым белән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде!