24 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган " Яңа ел утырмасы ” дигән ял кичәсе булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар, үзләренең яңа ел, кыш турында шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Кунаклар төрле конкурс, викториналарда, уеннарда теләп катнаштылар.Шулай ук кызыклы яңа ел лотереясы да булды. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.