Кукмара муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы узды.

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы узды.

Утырышны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев үткәрде. Анда хокук саклау органнары, ашыгыч хезмәтләр, профильле структуралар һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында район территориясендә иминлекне тәэмин итүгә турыдан-туры бәйле актуаль мәсьәләләрнең киң даирәсе каралды. Аерым алганда, 2025 елда планлаштырылган чараларны үтәүгә йомгак ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International