Кукмарада район башлыгыннан балалар өчен җылы һәм якты Яңа ел бәйрәме узды. Бу көнне бер залда: уку отличниклары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр, спортта, мәдәнияттә һәм иҗатта үзләрен күрсәткән балалар җыелды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының балаларына аерым игътибар бирелде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова билгеләп үткәнчә, бәйрәмдә 400 бала катнашкан. Аларның һәрберсе өчен бу көн Яңа ел могҗизасының бер өлеше булды-елмаюлар, бүләкләр һәм эчкерсез кайгырту хисе белән
Балаларга мөрәҗәгать итеп, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев Яңа ел — иң көтелгән һәм могҗизалы бәйрәм, балаларга ярдәм итү, аларның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм уңышка омтылышын билгеләп үтү аеруча мөһим вакыт, дип ассызыклады.