Кукмара районы халкы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә ярдәм итә, ул инде яңа ел алды могҗизасы һәм Балалар турында эчкерсез кайгырту символына әверелде.
Акциядә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Резеда Гаянова актив катнашты.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Россиядә 2018 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен меңләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләрдәге балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасы кысаларында Сергей Димитриев 6 яшьлек Даниэль Ложкин һәм 5 яшьлек Родион Бәйрәмовның хыялларын тормышка ашырып, аларга нейротренажер һәм балалар компьютеры бүләк итте. Үз чиратында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова 8 яшьлек Аяз Хаҗиевны чаңгы белән сөендерде.