5 гыйнварда Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак.
Программада-Һөнәрләр ярминкәсе, мастер-класслар, халык уеннары, Татарстан һәм Россия төбәкләре командалары ярышлары, «Киез итектән футбол» һәм татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт булачак.
Башлана-9:30. Тантаналы ачылыш 11:00 дә.