Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова район халкы белән бергә дәваланучы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «батырлык тартмасы» хәйрия акциясендә катнашты.
Бу көнне Резеда Гаянова һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенең нәни пациентлары янына бардылар.
Акция «Бердәм Россия»партиясе инициативасы кысаларында узды. Бүләк җыюда район оешмалары һәм предприятиеләре актив катнашты.