Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы махсуслаштырылган лицей һәм сыйныф укучылары арасында «Ел лицеисты – 2025» Спартакиадасы үткәрде. Чара патриотизм тәрбияләүгә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Кукмара районыннан ярышларда ч. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Ганиев Адель катнашты. Ул «иң көчле, тиз һәм җитез» номинациясендә җиңүче булды һәм эчке эшләр министрлыгы грамотасы һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.