Бүген «Киндеркүл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшли башлады.
Әкият персонажларын балаларга сагынырга бирмәделәр, алар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, уеннар белән күңел ачтылар. Чара барышында мастер-класслар оештырылды.
Резиденция 3 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр, 11:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.