Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
12 гыйнвар — Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.
Бу-хезмәтләре күз алдында сирәк була торган, әмма җәмгыять өчен гаять зур әһәмияткә ия кешеләр көне. Прокуратурада эшләү тирән белем һәм принципиальлек кенә түгел, ә эчке көч, җаваплылык һәм Законга тугрылык таләп итә.
Кукмара районында көн саен гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаучы, хокук тәртибен һәм халыкның дәүләт институтларына ышанычын ныгытучы чын профессионаллар хезмәт итә.
Сергей Димитриевич прокуратура хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алга таба эшләрендә уңышлар теләде.