Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кукмара металл савыт-саба заводы» на «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» Республика исемен бирү турындагы указга кул куйды.
Әлеге бүләкләргә предприятие Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Билгеле булганча, сугыш елларында завод коллективы массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек күрсәтте, хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итте.