Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия төзелү көне белән котлады:
«Бүген-балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия төзелү көне.
Йөз елдан артык вакыт эчендә чорлар, законнар, алымнар үзгәрде, әмма иң мөһиме — бала турында кайгырту үзгәрешсез калды. Комиссиянең бурычы-җәза бирү түгел, ә аңлау, саклау.
Яшүсмерләр белән эшләү һөнәри белем генә түгел, зирщклек, сабырлык, ишетә һәм сөйләшә белүне дә таләп итә. Еш кына вакытында әйтелгән бер сүз, ибала язмышын үзгәртергә мөмкин.
Комиссия хезмәткәрләренә һәм ветераннарына хезмәтегез, эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Эшегездә ышаныч, аңлау һәм яхшы нәтиҗәләр күбрәк булсын, ә балаларның бәхетле һәм имин киләчәге булсын"»