2026 нчы елның 14 нче гыйнварендә Олыяз урта мәктәбендә, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, укыту-тәрбия процессын оештыруның сыйфатын арттыру максатыннан, мәгариф идарәсенең 2025-2026 уку елына эш планы нигезендә, методистлар тарафыннан «Нәтиҗәле идарә практикалары лабораториясе» проектын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның дәресләрендә булып, методик ярдәм күрсәтүне оештырдылар. Методистлар укытучыларның барлык юнәлешләр буенча дәресләрен карап, тирәнтен анализладылар һәм федераль белем белем бирү программаларының үтәлеш дәрәҗәсенә бәя бирделәр. Түгәрәк өстәл барышында белем бирү сыйфатын яхшырту, тәрбия юнәлешенә игътибарны арттыруны өстендә эшләү буенча юллар билгеләделәр.