Казанда өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» бөтенроссия ярышлары узды

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 9-11 гыйнварында Казанда 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 102 малай һәм 64 кыз катнашты.

Кукмара районы данын «Зилант» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Ике уен көне нәтиҗәләре буенча Әхкәмов Ранил җиңүгә чын ихтыяр күрсәтте, хәлиткеч бәйгедә ул Белгород өлкәсе вәкилен җиңеп, бронза медаль яулады, ә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Раниль ышанычлы рәвештә беренче урынны алды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International