«Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Балаларга иң яхшысы» төбәк проекты кысаларында «Әниләр клубы» проекты (Динара Әхмәт проекты) 2026 елда эшли башлады.
18 гыйнварда 12:30 сәгатьтә беренче очрашу оештырыла, анда махсус кунак булып эшмәкәр һәм психолог Райнур Газизов булачак. Мотивацион очрашу форматында ул тәҗрибә уртаклашачак, практик киңәшләр бирәчәк һәм катнашучыларны яңа казанышларга рухландырачак.
Очрашу әниләр өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм файдалы мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырачак. Катнашучылар җылы атмосферада вакыт үткәрәчәкләр, эчкерсез әңгәмәләр алып барачаклар һәм уртак кызыксынулар табачаклар. «Әниләр клубы» очрашулары шәхес үсешенә, рухи ял итүгә һәм көндәлек тормыш өчен гамәли киңәшләр Эзләүгә юнәлдереләчәк.
Чара Кукмара муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы базасында узачак. Китапханә пространствосы фикер алышу, аралашу һәм иҗади дәресләр өчен уңайлы шартлар тудырачак.
Программада мини-мастер-класслар, практцияләр, практик киңәшләр һәм катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу булачак.