Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев «Кукмара» сәнәгать паркы резидентлары белән эшлекле очрашу уздырды.
Диалог барышында предприятиеләрнең тотрыклы һәм югары җитештерү күрсәткечләре, җитештерелә торган продукция күләменең артуы һәм мәшгульлекнең киңәюе билгеләп үтелде. Мәйданчыкны алга таба үстерү перспективалары, инфраструктура мәсьәләләре һәм бизнеска ярдәм чаралары турында фикер алышынды. Ассызыкланганча, сәнәгать паркы районның социаль-икътисадый үсешендә төп драйверларның берсе булып кала.