18 январь көнне Үзәк китапханәдә әниләрне берләштерүче хатын-кызлар клубы очрашуы булды. Әлеге җылы һәм күңелле чараны «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, «Әниләр марафоны»проекты авторы Динара Әхмәт оештырды. Очрашу кысаларында катнашучылар белән шәхси эшмәкәр һәм психолог Райнур хәзрәт Газизов аралашты. Ул балалар психологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, шәхес үсеше һәм рухи тәрбия темаларына кагылып, әниләрне борчыган сорауларга җентекләп җавап бирде. Очрашуда катнашучылар Райнур хәзрәткә файдалы киңәшләре һәм ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, очрашу аларны яңа белемнәр һәм карашлар белән баетты, дип билгеләп үттеләр.