Бүген Татарстаныбызның горурлыгы, милләтебезнең күренекле улы, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
Кукмара районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйм, хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сез — акылы, зирәклеге һәм дәүләтчел фикере белән Татарстанның бүгенгесен һәм киләчәген билгеләгән олы Шәхес.
Сезнең тормыш юлыгыз — хезмәткә тугрылык, халыкка мәхәббәт, Ватанга чиксез җаваплылык үрнәге. Сез салган ныклы нигез бүген дә республикабыз үсешенә көч бирә, яңа буыннарны максатчан, ватанпәрвәр булып яшәргә рухландыра.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм якыннарыгызның җылысын тоеп, илһамланып яшәвегезне телим.