"Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте" ДАҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» төбәк чемпионаты уңышлы узды.
Константин Козлов «Балта остасы эше — юниорлар» номинациясендә беренче урынны яулап, үзенең осталыгын кабат раслады. Харжавин Илья «Столярное дело — юниорлар» категориясендә җиңүче Дипломын алды.
Мондый чаралар нәтиҗәсендә республика яшьләренә, төзелештә һәм чиктәш өлкәләрдә хезмәт эшчәнлегенең үз-үзен тормышка ашыру һәм матди иминлек өчен киң перспективалар ачуын аңлап, эшче һөнәрләрен сайларга стимул бирелә. Шул рәвешле, чемпионатлар яшь кешеләрнең эшче белгечлекләре белән кызыксынуын арттыра, төбәк һәм тулаем ил икътисадының ныгуына ярдәм итә.