Бүген Кукмара районына эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы килде.
Очрашу кысаларында төзелеш тармагы һәм авыл хуҗалыгы үсеше, федераль проектларны гамәлгә ашыру, районның төп күрсәткечләре, шулай ук инвесторлар белән эшләү турында фикер алыштылар.