2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) яңарту. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы:
МРОТ бюджет секторы оешмалары өчен аена 27 093 сум билгеләнгән.
Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы, эш вакыты нормасы тулысынча эшләп бетерелгәндә, аена 28 160 сумнан ким була алмый.
Үзгәрешләр Федераль закон һәм Татарстан Республикасы буенча килешү нигезендә кертелде. Эш бирүчеләргә хезмәт хакын яңа таләпләргә туры китерергә кирәк.