Урта Кумор авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендә халык җыены узды.
Җирлек башлыгы Сергей Федоров җирлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, үзара салым акчасына башкарылган эшләр, җирлектә юллар һәм су белән тәэмин итү проблемалары турында сөйләде.
Чара азагында алдынгыларны бүләкләделәр.