21 январь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен "Кыш - могҗизалар чоры " дигән ял кичәсе үткәрде. Чара җылы һәм уңайлы атмосферада үтте. Валентина Геннадиевна мавыктыргыч программа әзерләп, конкурслар, викториналар һәм уеннар үткәрде. Пенсионерлар тәкъдим ителгән барлык күңел ачуларда бик теләп катнаштылар, үзләренең активлыкларын һәм уңай кәефләрен күрсәттеләр.