Бүген Янил авылыннан Фидорова Минехәят Хөсәен кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен, гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Янил авылыннан Фидорова Минехәят Хөсәен кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен, гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Янил авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Әлфия Платонова, «Вахитов» җәмгыяте белгече Алсу Йосыпова килде. Кунаклар Минехәят апага район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар, ихлас котлауларын җиткереп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин һәм бәхетле тормыш теләделәр.

Минехәят апа авылдашы Андрейга кияүгә чыгып, тигез, матур тормыш корып җибәрәләр. Дүрт бала — ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International