Кукмара муниципаль районы авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә — бу хакимият белән кешеләр арасында турыдан-туры элемтә урнаштыру, актуаль мәсьәләләрне оператив рәвештә карау һәм уртак карарлар кабул итү өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Бүген гражданнар җыены Манзарас авылында узды, анда Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич катнашты. Очрашу барышында авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны ирекле рәвештә күтәрде, авыл үсешенә кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде һәм кызыксындырган мәсьәләләргә җаваплар алды.
Бүгенге көндә Манзарас авылында 3053 кеше яши, шул исәптән 85 күпбалалы гаилә бар. Авылда социаль һәм инфраструктур проектлар актив рәвештә гамәлгә ашырыла, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә системалы эш алып барыла.
Мондый очрашулар җирле үзидарә органнары белән халык арасында ышанычны ныгыта һәм идарә карарларын кабул иткәндә кешеләр фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.